Казан Кремле
Казан Кремле
Экскурсиянең төре
Дәвамлылыгы
1,5 сәгать
Экскурсиягә бару
Теләк буенча
Бәяләр
Цены
Олылар өчен
Бер кешегә
600 сум
Балалар, пенсия яшендәгеләр
7 яшькә кадәрге балалар өчен бушлай. 7-14 яшьлекләр балалар билеты, пенсия яшендәгеләр өлкәннәр билеты белән керә.
500 сум
Заказ бирү
Место сбора и завершения
Җыелу урыны
Кремль урамы, 2 йорт. Татарстан Республикасы Милли музеена керү юлы янында. Кремль метро тукталышы
Тәмамлану урыны
Казан Кремле

Казан Кремле – шәһәребезнең һәм милләтебезнең йөрәге, Казан тарихы нәкъ менә шушы урыннан башлана. Хәзерге вакытта Кремль административ хакимият үзәге булып тора. Анда республика Рәисенең резиденциясе урнашкан, ул шулай ук Казан мөселманнарының иң матур мәчетләренең берсе булган Кол Шәрифле дини үзәк, Казан тирәсендәге православие вәкилләренең борынгы Благовещение чиркәве сакланган дини нокта. Казан ханлыгының соңгы хакиме гүзәл Сөембикә турында риваятьләр белән бәйле мәһабәт Сөембикә манарасы да нәкъ менә биредә урнашкан. Манарага кереп өскә менгән саен шәһәрнең матурлыгына таң каласың. Манараның әйләнә-тирәне күзәтү ноктасыннан онытылмаслык шәһәр күренешләрен фотога төшерергә була. Кремльдә шулай ук бик кызыклы музейлар да урнашкан. Кремль – ул борынгы заманнардан сакланып калган бердәнбер Татар Кирмәне. Бүгенге көндә ул ачык һавада эшли торган музей-тыюлык һәм 2000 елдан ЮНЕСКО объекты. Сез әлеге экскурсиядә Кирмән белән бәйле барлык тарихи һәйкәлләр хакында беләчәксез, Кол Шәриф мәчете, Явыз Иван указы белән төзелгән Благовещение чиркәве белән танышачаксыз, 1000 еллык тарихы булган шәһәр белән бәйле башка кызыклы вакыйгалар хакында мәгълүмат туплаячаксыз.

Экскурсиянең эчтәлеге:

  • Ачык һавадагы биналарны тышкы яктан карау: Казан Кремленең диварлары һәм манаралары, Спас-Преображенский монастеры, Юнкер училищесы, Пушечный двор, Сөембикә манарасы.
  • Эчке яктан кереп карау: Кол Шәриф мәчете һәм Благовещение чиркәве

Экскурсиядә истәлекле урыннар

Казан Кремле

Казанның XVI-XXI гасырга кагылышлы тарихи һәйкәлләре урнашкан төп археологик комплексы һәм мәдәни ансамбле. Кремль территориясендә Көнчыгыш һәм Көнбатыш мәдәнияте үрнәкләренең үзара үрелешен күрергә була – биредә мәчет манарасы янәшәсендә православие гыйбадәтханәсе гөмбәзе ялтырый, классик стильдә Европа рухында төзелгән йортлар тирәсендә исә Сөембикә манарасы мәһабәт корылма буларак тагы да тирәнрәк ачыла. Кремльдә шулай ук республика рәисе һәм хөкүмәт резиденциясе урнашкан.

Кремльгә илтә торган тукталышлар: “Кремль” метро станциясе,

Тулырак мәгълүмат