55.778619, 49.116044

Юнысов-Апанаевлар утары

Адресы:
Казан шәһәре, Фатыйх Кәрим урамы, 14/67 йорт

Иң элек йорт бик бай татар сәүдәгәрләре Юнысовларныкы булган. Алар туплаган мал-мөлкәт бәясе өч миллион сум дип исәпләнгән - революциягә кадәрге Россия өчен бу бик зур капитал саналган.

Юнысовлар сәхтиян күн заводы һәм комач тукыма җитештерү фабрикасы хуҗалары булганнар, сәүдә белән шөгыльләнгәннәр. Аларны шәһәр халкы сәүдәгәр булу белән беррәттән, хәйриячеләр буларак та белгән. Әлеге гаилә караучысыз калган мөселман балалары өчен ятимнәр йорты тоткан, Печән базарында сабыйлар өчен махсус кибетләре булган һәм әлеге сәүдәдән кергән табыш ятимнәрне карауга бирелгән. Приютта балаларга грамота һәм арифметика, гарәп, фарсы телләре, Ислам нигезләре өйрәтелгән. Алар кайчандыр үз ихтыяҗлары өчен хәзерге вакытта Юнысов-Апанаевлар дип танылган йорт төзегәннәр.

Йорт XIX гасырда архитектор Литвинов проекты буенча төзелә. Белгеч бай татарлар йорты өчен классицизм үрнәге яхшырак туры килер дип саный. Ул заманнарда корылма төрледән-төрле биналар урнашкан затлы шәһәр утары булып таныла: биредә җигүле арбалар саклау урыны, ат абзары, складлар һәм хуҗалык биналары, мунчалар, хезмәтчеләр йорты, ял урыны һәм фонтанлы матур бакча булган. Соңрак йорт берничә тапкыр үзгәртеп корыла.